news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралия татарлары татарча диктант язды

«Бик күңелле дә, кызыклы да булды. Акциядә катнашуыбызга шатбыз», — ди милләттәшебез.

Австралия татарлары татарча диктант язды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Австралиянең Аделаида шәһәрендә гомер итүче татарлар татар җәмгыяте бинасына җыелып, татарча диктант язган. Бу хакта әлеге илдә яшәүче татар кызы Финзия Газизова хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Бик күңелле дә, кызыклы да булды. Акциядә катнашуыбызга шатбыз», — ди милләттәшебез.

Диктант язуда 7 кеше катнашкан. «Мин оештыручы булдым. Шуңа диктантның текстын үзем укыдым. Ә әзерлек эшләрендә милләттәшем Булат Ишмөхәммәтов бик булышты. Милли ризыклар да әзерләп алып килгәннәр иде, тәмләп чәйләр дә эчтек», — ди Финзия.

«ТНВ-планета» каналыннан Филүс Каһиров текстны укый башлагач, кызып китеп тагын бер кат утырып яздык. Диктант язу авыр булмады», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100