Бишкәк укытучысы Радмир Сафаров бәйге лауреаты

Бишкәк укытучысы Радмир Сафаров бәйге лауреаты

(Бишкәк, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Мәскәүдә БДБ һәм Балтыйк буе илләре рус теле укытучыларының чираттагы бәйгесе узды. Бәйге 2001 елдан башлап үткәрелеп килә. Быел Бишкәктән анда 5 укытучы, шул исәптән Җалалабад шәһәреннән милләттәшебез Радмир Сафаров та катнашып, “Труд”, “Российская газета” газеталары һәм Мәскәү мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган бу конкурста лауреат исеменә лаек булды. Ул бу исемне “Я русский бы выучил. Только зачем?” темасына язылган рус теле турындагы иншасы өчен яулады.

Бәйге тәмамлангач, Радмир әфәнде: “Әти-әниләрем, нигәдер, минем белән беркайчан да татарча сөйләшмәделәр. Ләкин бик нык ялгышканнар. Кеше үзенең туган телен камил белгәндә генә үзен тулы кыйммәтле кеше итеп саный ала. Әле шуның өстенә русча да белсә, бигрәк тә отышлы була”, - диде.