news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Останкино телевидение манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Останкино телевидение манарасында 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстан әләме һәм юбилей белән котлау проекциясе күрсәтеләчәк.

Мәскәүдә Останкино телевидение манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Останкино телевидение манарасы медиафасадында республика символы сурәтен трансляцияләүне тәкъдим итте. Әлеге үтенечне Россия телерадиотапшырулар челтәре хуплады. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, Останкино телевидение манарасында 10: 00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр республика әләме һәм юбилей белән котлау проекциясе күрсәтеләчәк.

Останкино телевидение манарасы - Европада һәм Россиядә иң югары корылма. Ул ил телевидениесе символы, гомуммилли бренд һәм Мәскәүнең иң танылган объектларының берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100