news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Печән базары» фестивалендә милли киемнән килгән кунакларга бүләк биреләчәк

Фестиваль кысаларында «Милли кием» акциясен республика көнендә уздыруны гадәткә кертеп җибәрергә ниятлиләр.

Быел «Печән базары» фестивалендә милли киемнән килгән кунакларга бүләк биреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 29-30 августта Кабан күленең яңартылган яры буенда «Печән базары» фестивале узачак. Аның программасы белән «Интертат.татар» сайтында танышырга була. Фестивальгә милли киемнән киенеп килгән барлык кунакларны да бүләкләр көтә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальгә нигез салучы, оештыручыларның берсе Гөлназ Бәдретдин сөйләде.

«Быел беренче тапкыр „Печән базары“ кысаларында „Милли кием көне“ узачак. 2013 елда беренче тапкыр „Печән базары“ фестивален оештырганда ук ул флешмоб буларак үткән иде. Бу идеяне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. „Милли кием“ көне иммерсив театр рәвешендә була. Аның режиссеры — Камал театрының танылган режиссеры Айдар Җәббаров», — диде ул.

Гөлназ Бәдретдин милли кием киеп килгән өчен бүләкләрне Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе әзерләгәнен әйтте. «30 августта шәһәргә бәйрәм төсен өстәр өчен, халык милли киемнәрдән йөрсен иде. Төрле илләрдә шундый гадәт бар, мәсәлән, милли кием көне вакытында бөтен телевидение алып баручылары эфирга милли киемнән чыга. Безнең дә шушы акцияне гадәткә кертеп җибәрәсебез килә», — ди нигез салучы.

«Яр буенда узган гасыр башы Татар бистәсе яшәешен чагылдырган күренешләр уйнатылачак. Көн дәвамында кунаклар төрле мизгелләргә эләгеп, шушы чор мохитен тоя алачак. Әйтик, базар сәүдәгәре белән сөйләшеп алырга, яисә бистәдә яшәүчеләр белән бергә ТАССРның беренче картасын өйрәнергә мөмкин булачак», — диде ул.

Гөлназ Бәдретдин «Милли кием»не яңа шәһәр традициясен булдыру максатыннан оештырылганын билгеләп үтте. «Узган елларны „Печән базары“нда маркет төп урынны ала иде, быел исә без асылыбызга кайтырга булдык. Иммерсив театр халык арасында милли киемнән киенгән актерлардан гыйбарәт. Гади кеше аны актер икәнлеген аңламаска мөмкин, ул сценарий буенча кешене узган гасыр чорына алып кереп китәчәк», — диде ул.

«Печән базары» фестивален Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра. Фестиваль партнерлары: Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның мәдәният министрлыгы, Казанның парк һәм скверлар дирекциясе, «Иске шәһәр» префектурасы. Фестиваль беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелә. Чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100