news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард.Татар» проекты татарлар яши торган биш шәһәргә юллама уйната

Онлайн-уен мәйданчыгында теркәлгән һәркем татар кешесенә ярдәм тәкъдим итә һәм башка кеше бу ярдәмнән файдалана ала.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Миллиард.Татар» проекты бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү өчен мәйданчык ясады. Ул онлайн-уен рәвешендә оештырылган. Җиңүчеләр татарлар яши торган биш шәһәргә юллама ота ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Без бөтен дөньядагы татарлар исәбен ачыклау максатын куйдык. Дөньядагы барлык татарларны һәм татар булырга теләүчеләрне безнең ресурста теркәлергә чакырабыз. Хәзер проект сайтында онлайн-уен бар, анда һәркем үзенең татар кланын булдыра, аны үстерә һәм татарлар яши торган биш шәһәргә сәфәр ота ала, шулар арасында Истанбул, Алма-Ата, Төмән, Уфа, Казан бар», диелә иҗади төркем хәбәрендә. 

Проектны оештыручылар уен кагыйдәләрен аерым биткә туплаган.

Шулай ук «Миллиард.Татар» проекты татарларга үзара ярдәм мәйданчыгына әверелде. Проектта теркәлгән һәр кеше татар кешесенә ярдәм тәкъдим итә һәм башка кеше бу ярдәмнән файдалана ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100