news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин

«Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.

«Хатлар йорты» чыгарган татарча открыткаларны Чаллыда да сатып алырга мөмкин
Рамил Гали

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган татарча открыткаларны Казаннан тыш, Чаллы шәһәрендәге сәүдә нокталарында да сатып алып була.

«Бүгенге көндә без татар открыткаларын сату нокталарын арттыру буенча эшлибез. Республиканың башка шәһәрләренә дә чыга башладык. Шуларның берсе — Чаллы шәһәре. Алга таба башка шәһәрләргә дә чыгарга уйлап торабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Хатлар йорты» менеджеры Алмаз Сабирҗанов.

Аның сүзләренчә, татарча открыткаларга ихтыяҗ бар. «Күптән түгел Әлмәттә „Печән базары“ фестивалендә катнаштык. Халык бик кызыксынып ала. Сорау бар, эшләргә генә кирәк», — диде ул.

«Хатлар йорты» открыткалары «Санрайз» сәүдә комплексында «Дом книги» кибете (Сөембикә проспекты, 40 йорт) һәм «Торговый квартал» сәүдә үзәгендә «Дом книги» кибетендә (Тынычлык проспекты, 3 йорт) сатыла.

Алмаз Сабирҗанов татар открыткаларын, иң элек, татарлар күпләп яши торган урыннарда таратачакларын әйтте.

«Открыткаларны ел саен яңартып торабыз. Дизайннарны һәм идеяләрне халык белән бергә уйлап табабыз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100