news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева: Телебезне, йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы

Артист республикада милли тәрбия һәм белем бирүче «Гаилә академияләре» булдырырга кирәк дип саный.

Винера Ганиева: Телебезне, йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россиянең Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Винера Ганиева Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын укыганнан соң туган фикерләре белән уртаклашты.

«Рөстәм Миңнехановның милләтебезнең киләчәге өчен кайгыртып язган мөрәҗәгате белән тулысынча килешәм. Әйе, безнең миллилек җанда булырга тиеш. Өстән: — Син — татар! — дип төртеп күрсәтеп кенә татар булып булмый. Ничәмә-ничә гасырлар буе ата-бабаларыбыздан килгән милли байлыкларны безнең буын „тар-мар“ итәргә тиеш түгел. Без миллилекне, телебезне, милли йолаларыбызны саклауга барыбыз да бертигез бурычлы!», — диде Винера Ганиева.

«Тәрбия — иң элек гаиләдән башлана. Минемчә, республикада бу юнәлештә белем бирүче „Гаилә академияләре“ эшләргә тиеш. Анда, ата-аналарга бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирү, баланы кече яшьтән милли рухта тәрбияләүне, укытуны кертсәк, бу һичшиксез берничә елдан үз җимешләрен бирер иде. Балада милли горурлык хисен нәкъ менә кече яшьтән үк тәрбияләү зарур», — дип саный ул.

«Шәхсән үзем милли мәдәниятебезне саклауга, аны киләчәккә илтүгә максатлы юнәлештә эшлим. Шәкертләремне дә ияртәм. Ел да уздырыла торган „Сандугач-Соловей“, „Иҗади гаиләләр бәйгесе“, „Укытучылар бәйгесе“, Р.Ваһапов фестивален һәм Ә.Авзалова исемендәге Халыкара фестивальләрне генә алыйк. Бүгенге сәхнә яшьләре өздереп татар моңнарын сибәләр, халык күңелен уяталар», — дип әйтте Россиянең Халык артисты.

«Республикабызда телне, милләтне саклауга зур эш башкарыла. Бигрәк тә читтә яшәүче татарларны берләштерүче Бөтендөнья Татар Конгрессының, аның канаты астында эшләүче Бөтендөнья „Ак калфак“ хатын-кызлар оешмаларының кирәклеген һәм алып барган эшен югары бәяләр идем. Татар милләте беркайчан да бетмәс, иманым камил!» — ди мәдәният институты профессоры.

«Шәхсән үзем, татар милләтеннән булуым белән чиксез горурланам! Минем тамырларымда татар һәм керәшен каны ага, шуңадырмы милли хис миннән ташудай ургылып моң булып түгелә!» — дип хисләре белән уртаклашты Винера Ганиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100