news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камәрия Хәмидуллина: Президент тарафыннан милли мәгарифкә зур игътибар бирелгән

Халыкка Президентның милли мәсьәләләргә карата чыгышы кирәк иде, чөнки бу җәмгыять сулышы дип саный Татарстанның Халык укытучысы.

Камәрия Хәмидуллина: Президент тарафыннан милли мәгарифкә зур игътибар бирелгән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның 2нче татар гимназиясе директоры, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина Президентның милли мәсьәләләр турындагы язмасында милли мәгарифкә зур игътибар бирелгәнен искәртте.

«Милли мәгарифне үстерми торып, халыкның төп байлыгы булган телне саклап булмый. Президент тарафыннан милли мәгарифнең мөһим икәне әйтелгән. Моны ничек кабул итәргә? Президент әйткән икән, димәк, шул юлдан тайпылмыйча барырга кирәк», — диде Камәрия Хәмидуллина.

«Халыкка Президентның шушы чыгышы кирәк иде, чөнки бу җәмгыять сулышы. Мин инде милли мәгариф мәсьәләсенә ни дәрәҗәдә игътибар бирелгәнен барлыйм. Укытучы һөнәренә дә урын бирелгән. Гомумән, мәктәпкә яхшы кадрлар әзерләү мәсьәләсенә карата Президентның игътибарын бик югары бәялим. Заманга яраклы укытучы кадрлар әзерләү хәзер бик катлаулы эш. Президентыбызның фикере әлеге эшне оештыручыларның колагына да, күңеленә дә үтеп керер дип ышанасы килә», — дигән фикердә гимназия директоры.

«Телләрне саклау комиссиясе дә эш юктан гына төзелмәгән. Аның әгъзаларына да күрсәтелгән юл бу. Мин аны шулай кабул итәм. Куркып, әле уңга, әле сулга борылып карап, болай булса, тегеләй булса нәрсә булыр микән дип уйланып торыр чак түгел. Шушы ук комиссиянең нигезләмәсендә дә нәрсә эшлисе бик дөрес язылган», — дип әйтте Татарстанның Халык укытучысы.

«Чит ил татарларының телне саклау мәсьәләсе дә игътибарга лаек. Чит ил татарларының телне саклау дәрәҗәсен без эталон итеп ала алмыйбыз. Без чит ил татарларының телне саклауга омтылышын маяк буларак кабул итә алабыз. Алардагы омтылыш телнең, милли традицияләрнең кеше өчен ни дәрәҗәдә кыйммәт икәнен күрсәтә», — ди ул.

«Татар телен саклый торган урын — Җир шарында бары Татарстан гына. Бүтән җирдә татар мәктәпләре ачып, фәннәрне укытып телне саклап булмый», — дигән фикерен белдерде Камәрия Хәмидуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100