news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә

Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде.

Илгиз Зәйниев: Республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Драматург, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов милли мәсьәләләр турындагы язмасында милләт белән бер юнәлештә булуын белдерде.

«Безнең барыбызның да күңелендә йөрткән уй-фикерләрне Президентыбыздан да ишетү, әлбәттә, зур өметләр уята. Димәк, республика башлыгы белән милләтнең хыяллары бер юнәлештә. Хәзер шул хыялларны тормышка ашыру өчен һәрберебез үз урынында хәленнән килгәнне эшләргә тиеш», — дип әйтте Илгиз Зәйниев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

  • Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугатта басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткерде.

Татар зыялылары Татарстан Президенты мөрәҗәгатен уңай кабул иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100