news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара шахтерлар сабантуена ясалган татар йортлары Кемерово татарларына бүләк ителә

Кемеровода Халыкара шахтерлар сабантуе бара.

Халыкара шахтерлар сабантуена ясалган татар йортлары Кемерово татарларына бүләк ителә

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкара шахтерлар сабантуе өчен ясалган татар йорты Кемерово татарлары милли-мәдәни автономиясенә бүләк ителәчәк. 

Бу хакта сабантуй кысаларында Кемерово дәүләт филармониясендә үткән Татарстан сәнгать осталары концертында ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев игълан итте.

«Лениногорск районы сабантуй буласы мәйданда „Татар авылы“ йортлары төзеде. Биредәге милли-мәдәни автономия әгъзалары һәм рәисе Таһир дустыбызның кызыгуын күреп без Президентка мөрәҗәгать иттек. Яна гына әлеге йортларны биредәге милли-мәдәни автономиягә бүләк итү турында хәбәр килде», диде ул. 

Кемеровоның Мәскәү мәйданында иртәгә Халыкара шахтерлар сабантуе үтә. Бүген анын беренче өлеше — ат чабышлары һәм сәнгать осталары концерты булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100