news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге мондый дәресләр атна саен уздырыла.

«Салават күпере» журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды
“Салават күпере” журналы балалар студиясе

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген «Татмедиа» медиалабораториясе — «Салават күпере» журналы балалар студиясендә чираттагы онлайн рәсем дәресе узды. Зум платформасында үткәрелә торган бу дәрестә берьюлы Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 300дән артык бала катнашты. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

«Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән журналның баш рәссамы Әлфия Йосыпова җитәкчелегендәге мондый дәресләр атна саен уздырыла. Иң беренче онлайн дәрестә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде.

«Мондый мастер-класслар бик кирәк. Өйдә, яки балалар бакчасында була торып та сабыйлар профессиональ рәссамнан чын рәсем дәресләре ала. Төсләрне дөрес куллану, матурлыкны тоемлауга өйрәнәләр, төрле техникалар ярдәмендә рәсем ясау серләренә төшенәләр», — дип үз фикерен белдерде Биектау районы «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире Шамилә Фаттахова.

«Җомга саен рәсем дәресен көтеп алабыз. Җәй көне кызыбыз балалар бакчасына йөрми, ә шулай да дәресләрне сагынабыз. Онлайн рәсем дәресе безнең өчен чын табыш, киләчәктә дә „Салават күпере“ журналы мондый чараларны күбрәк үткәрсен иде», — дип саный дәрестә даими катнаша торган 5 яшьлек Хәятнең әнисе Гөлназ Габиева.

«Онлайн рәсем дәресләрен үткәрү идеясе күптән бар иде. Апрельдә ачылган балалар студиясе моңа зур этәргеч бирде. Бүген без атна саен республиканың төрле район һәм авылларында урнашкан балалар бакчалары белән элемтәгә чыгып, берьюлы 500гә якын баланы рәсем ясарга өйрәтәбез. Бу сан атна саен артып тора. 

Моннан тыш чит илдә яшәүче татар гаиләләре белән дә зум аркылы элемтәгә чыгып шундый ук рәсем дәресе үткәрәбез. Җир шарының төрле почмакларында яшәгәнгә күрә, без алар белән кичке җидедә күрешәбез. Чит илдә яшәүче гаиләләр безгә бик рәхмәтле. Америка, Канада, Австралия, Төркиядә туып үскән татар сабыйлары зум дәресләрендә рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, рәсем ясау аркылы татар телен, мәдәниятен өйрәнәләр», - дип билгеләп үтте Проектның идея авторы «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100