Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пензаның «Туган як» ансамбле өлкә Сабантуенда катнашачак
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров Югары Әләзән урта мәктәбе директоры Мәрьям Тачукова белән очрашты.
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 24 майда Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров Югары Әләзән урта мәктәбе директоры Мәрьям Тачукова белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында Җиһанша Зәйнәтулла улы һәм Мәрьям Ядкәр кызы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар мәктәп укучыларының автономиянең «Яратам сине, туган ягым!», «Татар кызы -2021» шәһәр һәм өлкә конкурсларында катнашу турында сөйләште. Моннан тыш, Мәрьям Тачукова җитәкчелегендәге «Туган як» ансамбле «Дуслык күпере» фестивале кысаларында өлкә Сабантуенда катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз