news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналистлар берлеге әгъзалары Тукай һәм Ямашев каберенә чәчәкләр салды

«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков Тукайны татар халкын шигъри юллары аша уята торган милли маягыбыз дип атады.

Журналистлар берлеге әгъзалары Тукай һәм Ямашев каберенә чәчәкләр салды
Рамил Гали

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстан Журналистлар берлеге әгъзалары татар шагыйре Габдулла Тукай һәм публицист Хөсәен Ямашев каберен зиярәт кылды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков татар шагыйре Габдулла Тукайны бүгенге көнгәчә татар халкының милли маягы булуын әйтте.

«Тукай каберен зиярәт кылганда һәр татар кешесе татарлыгын, бай тарихлы татар әдәбиятын, туган телебезне югалтмаска тиешлегенә тагын бер кат төшенә. Бу Тукай шигырьләрендә дә чагыла, ул безне шигырь юллары аркылы әле дә уятып, тетрәндереп тора», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Иске татар бистәсе зиратында бер төркем татар журналистлары Габдулла Тукай һәм Хөсәен Ямашев каберләренә канәфер чәчәкләре салды. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та бар иде.

«Габдулла Тукай — татар әдәби сүзенә нигез салучы кеше. Ул язып калдырган татар халкының киләчәге, татар халкының проблемалары әле дә актуаль. Тукай каберенә килү — йөрәгебез теләге. Без зиратка ел саен Тукайга хисләребезне җиткерер өчен киләбез», — диде ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр Габдулла фикеренчә, Тукай — Аллаһ Тәгаләнең энҗесе һәм мәрҗәне. «Тукай, татар халкының үзе кебек, бөек. Ул язмышы белән дә кызыклы шәхес. Татар халкы Тукай җылысында бер гасыр җылынып яши. Әдәбият — халыкның йөрәгендә», — диде ул.

«Безнең зиратка килүебез Тукайга кирәк түгел. Ул безгә — бүгенге буынга, киләчәк буын өчен кирәк. Тукайны, аның иҗатын зурлыйбыз икән, димәк, без үзебезне, балаларыбызны зурлыйбыз, дигән сүз», — дип сөйләде Зиннур Хөснияр.

Зиярәт кылучылар арасында Хөсәен Ямашев исемендәге журналистлар премиясе ияләре — Мөнир Әгълиуллин, Марат Әмирханов, Рәзин Нуруллин, Венера Якупова һәм Тәүфикъ Сәгыйтов та килгән иде.

Язучы Марат Әмирханов Хөсәен Ямашев белән Габдулла Тукайның якын дуслар булуын әйтте. «Алар бергә аралашкан, эшләгән. Истәлекләрдә аны иң пөхтә киенеп йөрүче дип язалар. „Урал“ газетасы чыккан вакытта да Тукай аның теләктәше була. Иң аянычлысы — алар икесе дә үпкә авыруыннан вафат була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100