news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә Әдилә Айданың этрусклар турындагы китабы 29 елдан соң кабат дөнья күрде

Этрускларның төрки халык булуы турындагы китапны кабаттан бастыру өчен нәшриятка әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар әзерләгән.

Төркиядә Әдилә Айданың этрусклар турындагы китабы 29 елдан соң кабат дөнья күрде
Гөнүл Пултар архивыннан

(Истанбул, 26 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Садри Максудинең кызы, Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе, галимә Әдилә Айданың «Этрусклар төрки иделәр. Дин һәм тел белән бәйле дәлилләр» китабы дөнья күрде. Бу  хакта аның кызы Гөнүл Пултар хәбәр итә.

Этрускларның төрки халык булуы исбатланган фәнни хезмәтне кабаттан бастыру өчен нәшриятка әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар әзерләгән. Ул әсәрнең телен бүгенге төрекчәгә  төзәткән һәм аңлатмалар өстәгән. Әдилә Айданың бу әсәре беренче тапкыр 1985 елда — французча, 1992 елда төрекчә басылган.

Әдилә Айда әлеге хезмәтне язар өчен 16 ел тикшерү эшләре алып барган. Кереш сүздә әйтүенчә, ул этрусколог Раймонд Блохның «Археологик мәгълүматлар диннәр тарихы, лингвистика фәннәре ярдәме белән өйрәнелергә тиеш» дигән сүзен маяк итеп ала. Этрусклар һәм иске төрки кавемнәрнең диннәрен, йолаларын, тел һәм фонетик үзенчәлекләрен, генезисын, этнокультура казанышларын өйрәнә, аларны бүгенге төрки халыкларның үзенчәлекләре белән чагыштыра.

Автор фәнни хезмәтен меңгә якын чыганакка мөрәҗәгать итеп, көнчыгыш һәм көнбатыш галимнәрнең тикшеренүләрен өйрәнеп язган. Китапны кабат бастыруга әзерләүче Гөнүл Пултар: «Бу әсәр һәм көнбатыш, һәм көнчыгыш мәдәниятләрен ифрат тирән белгәндә генә языла ала», — дигән фикер җиткергән.

Яңа басмага кереш сүзне Гөнүл Пултар язган. Ул әсәрнең язылу тарихына, этрускларның төрки кавем булуларын исбатлаудагы каршылыкларга тукталган; 1992 елдан бүгенге көнгә кадәр этрусклар белән бәйле яңа фәнни хезмәтләрне барлап анализлаган һәм авторның этрускларны прототөрки кавем итеп исбатлаудагы дәлилләренең нигезле булуын ачыклаган.

«Әдилә Айда бу хезмәте китап булып басылып чыгуның икенче көнендә вафат була. Ул шушы әсәр аша бүгенге Италиягә Һинд-Европалы төркемнәр белән бергә килгән этрускларның төрки булуын гына түгел, беренчеләрдән булып җир асты казылмаларын куллануда, акведук, юл һәм күпер төзелешендә, иң мөһиме –язуны үстерүдә, шәһәр һәм дәүләт идарәсендә алдынгы кавем булуларының фәндә инде билгеле булуы белән бергә төрки халыкларның күз камаштыручы мәдәни байлыкларын гыйльми яссылыкта исебезгә төшерә», — ди Гөнүл Пултар.   

Әдилә Айда 1912 елда Санкт-Петербургта Садри һәм Камилә Максуди гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Балалык елларының күп өлеше Германия һәм Франциядә үткән. Әтисе — танылган сәясәт эшлеклесе һәм хокукчы, академик галим Садри Максуди Мостафа Кемаль Ататөрек тарафыннан Төркиягә чакырылгач, 1925 елда Анкарага күчеп килә. Француз лицеен тәмамлап, Анкара университеты хокук факультетында укый, соңрак Истанбул университеты француз филологиясе бүлегендә белем ала, шул ук уку йортында аспирантура тәмамлап, доцент дәрәҗәсенә ирешә. Гаага, Белград илчелекләрендә дипломатик вазифалар үти. Төркиянең Рим бөек илчесе буларак, Төркия тарихында «беренче хатын-кыз илче» статусына ия була. Италия дәүләтенең «Хезмәтләре өчен мактау» орденына лаек күрелә. 1976-1978 елларда Төркия президенты тарафыннан дәүләт сенаторы булып билгеләнә һәм Төркиянең беренче хатын-кыз сенаторы буларак тарихта урын ала.

Әдилә Айда- уннан артык фәнни хезмәт һәм мәкаләләр авторы. Ире — кырым татары Рәшид Мазһар Айда белән Гөнүл һәм Гөлнур исемле ике кыз үстерәләр. Әдилә Айда 1992 елның көзендә Анкарада вафат була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100