news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә себер татарларының мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган күргәзмә ачылды

Анда сирәк очрый торган уен коралларында уйнап, себер татарлары җырларын башкардылар.

Төмәндә себер татарларының мәдәниятенә һәм көнкүрешенә багышланган күргәзмә ачылды
https://tatar-congress.org

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Төмән шәһәренең «Себер риваятьләре» сувенирлар галереясендә «Борынгы Төмәндә себер татарларының һәм бохаралыларның мәдәнияте һәм көнкүреше» күргәзмәсе ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте Төмәннең татар мәдәнияте үзәгенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, күргәзмә ачылышында себер татарлары һәм бохаралылар мәдәнияте, аларның тормышы турында сөйләделәр.

Биредә галерея җитәкчесе Михаил Михайлов, Ямбай авыл музее һәм Татар мәдәнияте үзәге вәкилләре, шәхси коллекционерлар һәм энтузиастлар Әлмирә Сажина, Зөләйха Алишева, Ялутор шәһәренең «Әбием» проектында катнашучылар, Тубыл шәһәрендә сөяктән әйберләр ясаучы Миңсәлим Тимергазиев чыгыш ясады.

Татар мәдәнияте үзәгенең «Амаль» этно-фольклор ансамбле курай, кубыз, думбра, сорнай, саз, тальян гармун, дәф кебек сирәк очрый торган уен коралларында уйнап, себер татарларының җырларын башкарды, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә 31 майга кадәр эшли, керү ирекле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100