news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңгол Галиев: Мәктәпкә берничә тел белгән укытучыларны эшкә алырга кирәк

Татарстанның халык артисты сүзләренчә, балаларда татар теленә карата мәхәббәт уяту мөһим.

Миңгол Галиев: Мәктәпкә берничә тел белгән укытучыларны эшкә алырга кирәк
Солтан Исхаков

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев мәктәпкә, балалар бакчасына татар, рус, инглиз телләрен белүче кешеләрне эшкә алырга кирәк дип саный.

«Татар телен саклап калырга теләсәк, балалар бакчасы, мәктәпләргә укытучыларны эшкә алганда, татар, рус һәм инглизчә белүче кешеләргә өстенлек булырга тиеш. Күз алдына китерә аласызмы, татар балалар бакчасында музыка укытучысы русча өйрәтә. Монда бу балаларны татарчага өйрәтү турында нинди сүз була ала?» — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Миңгол Галиев сүзләренчә, татар телен балалар бакчасында ук өйрәтү мөһим.

«Хәзер „Татар телен саклыйбыз“, — дип төрле бәйгеләр үткәрәләр. Җиңүчеләргә акчалар, бүләкләр бирәләр. Әмма бу эш ел саен бара торган эштән бер дә артык түгел. Ризаэтдин Фәхретдиннең: „Сабый чакта биргән тәрбияне соңыннан халык та үзгәртә алмый“, — дигән сүзләре бар. Балалар бакчасыннан башларга тиешбез. 7 яшькә кадәр балада татар теленә карата мәхәббәт уятсак, ул анда гомере буена саклана», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100