news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Краснодардагы «Энҗе» коллективы татарча бию дәресләренә чакыра

Милли бию дәресләре шимбә көнне кичке дүрттә башлана.

(Казан, 28 март, «Татар-инфом»). Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыяте милли биюе дәресләренә төркем җыю турында игълан итте.

Оешманың социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, «Энҗе» бию коллективы шимбә көнне кичке дүрттә теләге булган һәркемне татарча биергә өйрәтәчәк.

Дәресләр Краснодар шәһәренең Кызыл армия урамындагы 53 нче йортта була.


news_right_1
news_right_2
news_bot