news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Австралиянең Аделаида шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме узган

Австралиядәге татар диаспорасы 700дән артык кешене берләштерә, иң зур җәмгыять Аделаида шәһәрендә урнашкан.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме узган
Булат Ишмөхәммәтов

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 18-20 март көннәрендә Аделаида шәһәрендәге Үзәк Азия җәмгыяте Аделаида Университеты Берлегенең финанс ярдәме белән, шулай ук Австралиядәге Татар-башкорт ассоциациясе һәм «Тангритах» Австралия Уйгур хатын-кызлары ассоциациясе белән хезмәттәшлектә «Нәүрүз» фестивален үткәрде.

Фестиваль кысаларында «Үзәк Азия: геологик белемнән заманча дәүләткә кадәр» дигән темага лекцияләр сериясе булды. Аларда, Аделаида Университеты, Назарбаев Университеты (Казахстан), Лондонның Университет көллияте һәм Кембридж (Бөекбритания) Университетын да кертеп, төрле өлкәләрдә һәм университетларда эшләүче галимнәр чыгыш ясады, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

Фестиваль программасы кулдан эшләнгән әйберләр һәм традицион ризыклар тәкъдим ителгән Төрки базарны, бию мастер-классын, талантлы башкаручылар концертын, балалар һәм өлкәннәр өчен татар Сабан туе стилендәге традицион уеннар һәм ярышларны (аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һ.б.) үз эченә алды.

Аделаида Университеты паркында узган Нәүрүз бәйрәменә килгән һәркем традицион костюмнар, милли савыт-саба, флаглар, төрки авторларның китаплары, Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Көнчыгыш Төркестан турында бай мәгълүмат белән танышты.

  • Австралиядәге татар диаспорасы 700дән артык кешене берләштерә, иң зур җәмгыять Аделаида шәһәрендә урнашкан. Австралиядәге татар-башкорт ассоциациясенә 1990 елда нигез салынган. Татар җәмгыяте Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә тора.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100