news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярославль шәһәрендә Үзәк федераль округка кергән татар оешмалары активы очрашты

«Татарлар: гамәл Стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында очрашуда Россия татар авыллары эшмәкәрләре форумы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җыенына әзерлек хакында фикер алышканнар.

Ярославль шәһәрендә Үзәк федераль округка кергән татар оешмалары активы очрашты
https://tatar-congress.org

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ярославль өлкәсенә сәфәре барышында, Үзәк федераль округка кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш «Татарлар: гамәл Стратегиясе» н тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Данис Шакиров милләттәшләребезне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2020 елда уздырылган чаралар хакында сөйләде.

Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, «Татарча диктант» акциясе, «Татар кызы», «Җәлил укулары» кебек бәйгеләрнең географиясе елдан-ел киңәя. «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар санын быел бер миллионга кадәр җиткерү максат итеп куела. Шакиров милләттәшләребезне актив булырга өндәде.

Очрашуда быелгы мөһим чаралар хакында да сөйләштеләр. Март аенда Россия татар авыллары эшмәкәрләре форумы, ә апрельдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җыенын уздыру планлаштырыла. Татар оешмалары җитәкчеләре аларга әзерлек хакында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100