news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта булдыру проекты карала

Проект Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк.

Татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта булдыру проекты карала
Рамиль Гали

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Татарстан Республикасы Диния нәзарәте татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта әзерли. Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин хәбәр итте. 

Мобиль кушымта, Диния нәзарәтенең башка проектлары кебек үк бушлай булачак. Татар телен төрле вакытта һәм төрле җирдә укып өйрәнү мөмкинлеге карала. Дәресләрнең аерым расписаниесе юк, чөнки алар алдан ук яздырып куелган.

«Хәзерге вакытта проект буенча фикер алышулар бара», — диде Татарстан мөфтиенең матбугат секретаре Резеда Закирова.

«Проектның төгәл чыгачак вакыты турында әлегә әйтә алмыйбыз», — дип искәртте ул.

Проект Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә татар телен өйрәнү мөмкинлеген бирәчәк, дип бәяли мөфти.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Диния нәзарәте татар телен саклап калу максатында башка проектлар да әзерли, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100