Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә татар яшьләре кичәсенә җыелдылар
Чарада Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортстан Ижевск татар яшьләре вәкилләре кунак булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары штабында 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, төрле өлкәләрдән җыелган татар яшьләре кичәсе узды. Чарада Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортстан Ижевск татар яшьләре вәкилләре кунак булды. Кичәне Ләйсән Сабирова татар теленә багышланган шигырь белән башлап җибәрде. Бу турыда Мәскәү татарлары штабы хәбәр итә.
Кичәдә йөздән артык кеше катнашты. Журналист Эльмира Нигъмәтҗанова Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы турында сөйләде, өлкәдә татар телен саклау эшләре белән таныштырды. Мәскәүдә татар телен, рухын саклаулары өчен «Татар штабына» рәхмәтен белдерде.
Башкортстан татар конгрессы вәкиле Алина Тимашева, беренче чиратта, Уфа татар яшьләре сәламен ирештерде. Татар телен саклауда, үстерүдә яшьләрне берләшеп эшләргә чакырды.
Санкт-Петербургтан килгән татар җырчысы, шагыйрә Альбина Ишмурзина кичә кунакларына үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен укыды.
«Туган тел» кичәсе Мәскәүнең «Шүрәле» татар төркеме чыгышы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз