Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» шигыре төрек телендә дөнья күрде

Әсәрне Төркиядә яшәп һәм эшләп иҗат итүче шагыйрә һәм филология галиме Чулпан Зарипова-Четин тәрҗемә иткән.

(Истанбул, 26 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай) Күренекле татар шагыйре Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» шигыре төрекчә дөнья күрде. Аны Төркиянең Кавказ университеты галимәсе, милләттәшебез Чулпан Зарипова- Четин тәрҗемә иткән.

Татар балалары яратып укый торган әлеге шаян шигырь Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым басма булып чыгарылган. Ул төрекчәгә генә түгел, рус, инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән. Әсәрне русчага — В.Коркин, инглизчәгә А.Шәмсетдинова тәрҗемә иткән.

«Моннан соң татар поэзия үрнәгенең берсе белән төрек балалары да таныша алачак. Һади Такташның бу шигыре хайваннар дөньясы белән бәйле рәвештә татар авыл тормышын, халкыбызның яшәү рәвешен таныта, балаларда хайваннарга карата ярату уята, юмор хисе тәрбияли», — диде филология фәннәре доценты Чулпан Зарипова тәрҗемәнең әһәмияте турында.

  • Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин өч телдә (татар, рус, төрек) иҗат итүче шагыйрә, тәнкыйтьче, тәрҗемәче, укытучы, филология фәннәре доценты. Ул Арча районы Субашы авылында туган, Арчада үскән, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 1995 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында Сәгыйть Рәмиев иҗаты белән бәйле кандидатлык диссертациясе яклый. 1992 елдан Казан дәүләт педагогика университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли башлый, 1995—1999 елларда КДПУ татар филологиясе факультетында татар халык авыз иҗаты, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм борынгы шәрык әдәбияты фәннәреннән укыта. 1999 елдан Төркиядә яши башлый. 2002—2012 елларда — Мугла университеты «Хәзерге заман төрки телләре һәм әдәбиятлары» кафедрасында, 2012 елдан Карс шәһәрендәге Кавказ университетында славян телләре һәм әдәбиятлары һәм Чордаш төрки телләр бүлегендә укыта. Чулпан Зарипова 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1998 елда «Идел» журналы уздырган «Ләйлә-Мәҗнүн» мәхәббәт турында язылган шигырьләр бәйгесендә беренче урын яулый. Төркиядәге Ауразия язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. Ул татар әдәбияты һәм фольклоры буенча күп санлы фәнни хезмәтләр авторы.