Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада Ризаэддин Фәхреддин укулары узды
Әлеге җыен күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи–әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтл
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә “Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану” темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде.
Әлеге җыен күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи–әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатыннан оештырылды.
Укуларда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республиканың массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, Казан федераль университеты һәм КФУның Алабугадагы филиалы галимнәре, республика район-шәһәрләреннән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге белгечләре, татар гимназияләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Алар Алабуга муниципаль районы белем бирү учреждениеләре педагогик коллективларының Ризаэддин Фәхреддин мирасын белем һәм рухи-тәрбия тәрбия өлкәсендә куллану тәҗрибәсе белән танышты, югары һәм урта педагогика уку йортлары галимнәре, укытучыларының чыгышларын тыңлады.
Укуларда катнашучылар Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә күтәрелгән проблемаларның актуальлеген ассызыклады.
Татарстан Республикасының Азнакай, Апас, Актаныш, Аксубай һ.б. – барлыгы 30 районнан 120 педагог укуларда катнашты һәм үткәрелгән чараның бик югары дәрәҗәдә үтүе турында фикерен җиткерде, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз