news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латвиядә «Татар ашлары — мәдәният мирасы» дигән китап чыкты

Рига думасы финанс ярдәмендә бастырылган китапта рецептлар татар һәм латыш телләрендә бирелгән.

Латвиядә «Татар ашлары — мәдәният мирасы» дигән китап чыкты
http://tatar-congress.org

(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Латвиядә Ринат Ахунов җитәкчелегендәге «Идел» татар җәмгыяте «Татар ашлары — мәдәният мирасы» китабын чыгарган. Проектның мөхәррире — Фаимә Турлая.

Татар ашлары китабы Рига думасы финанс ярдәмендә бастырылган, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Бу китапта Латвиядә яшәүче татарларның милли ашлары тупланган. Рецептлар ике телдә — татар һәм латыш телендә бирелгән. Китапта пәрәмәч, күбек, өрекле рулет, токмачлы аш, бавырсак, корт, гөбәдия, вак бәлеш рецептлары һәм башка төрле ризыкларны пешерү ысуллары китерелгән.

Милләттәшләребез, туган җиреннән еракта яшәсәләр дә, үзләренең милли гореф-гадәтләрен онытмаган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot