news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскиның Татар бистәсендәге китапханәсенә 70 ел тулды

Биредә әдәби-музыкаль кичәләр, төрле очрашулар уза.

Ижевскиның Татар бистәсендәге китапханәсенә 70 ел тулды
yanarysh.ru

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Ижевскиның Татар бистәсендә урнашкан Муса Җәлил исемендәге китапханәнең быел юбилей елы. Китапханә ачылганга 70 ел тулды. Юбилей чарасына укучылар да күпләп килгән иде, бәйрәм бик җылы мохиттә узды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Ул 1950 елның 15 гыйнварында ачылып, башта балалар китапханәсе була. 1989 елда аңа Муса Җәлил исеме бирелә. 2006 елда китапханә фонды олылар өчен әдәбият белән баетыла. Хәзер аның каршында татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге эшли. Биредә әдәби-музыкаль кичәләр, төрле очрашулар уза.

Бүген дә бәйрәмгә килгән өлкәннәр: «Китапханәнең төгәл адресын белмәсәк тә, аяклар үзләре шушында алып килә. Монда оештырылган һәр чарага рәхәтләнеп йөрибез», — дип сөйлиләр.

«Яңарыш» газетасында игълан бирелсә дә, Рәмзия Гыйззәтуллина һәр китап укучыны телефон аша махсус чакыра икән. 70 еллык юбилей хөрмәтеннән китапханә хезмәткәрләре «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән бик эчтәлекле тантана әзерләгән. «Үз милли җырларыбыз, моңнарыбызны сәгатьләр буе тыңларга риза укучыларыбыз.

Китапханәдә шулай ук өлкәннәр өчен компьютер белеме курслары да эшли. «Күңелле ял көне» программасы кысаларында олыларга һәм балаларга кул эшләрен өйрәтү сәгатьләре дә бар. Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен озынайтылган көн төркеме эшли: дәресләрдән соң укучылар биредә шашка-шахмат уйный, рәсем ясый мультфильмнар карый», — дип сөйләде китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина.

Чыннан да, Муса Җәлил исемендәге китапханә — Татар бистәсендә үзенә бер милли рух бөркеп торучы мәдәни үзәк ул. Татарча яңа әдәбиятка кытлык бар. Матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, милли матбугат та алдыра алмыйлар, әмма булганы белән менә дигән итеп эшли беләләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100