Гарәп графикасын үзләштерү - татар мәдәниятен тергезүнең мөһим бер юлы

Гарәп графикасын үзләштерү - татар мәдәниятен тергезүнең мөһим бер юлы

(Санкт-Петербург, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Галия Теләшова). Ленинград өлкәсенең Всеволжски районы Агалатово бистәсендә татар теле курслары ачылды. Аны Санкт-Петербургның “Нур-Плюс” татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхлисә Хәмзә кызы Зарипова оештырган. Ул инде күп еллар буена төньяк башкалада татар телен һәм гарәп графикасында басылган татар китапларын укырга өйрәнү курсларын алып бара.

Инкыйлабка һәм совет чорының 1929 елына кадәр татар нәширләре Петербургта да гарәп шрифты белән йөз меңләгән татар китабы бастырган булганнар. Ләкин татар графикасы латиницага күчерелгәч, кешеләр борынгы бабаларының китапларын укый алу бәхетеннән ваз кичерелгәннәр. Шуңа күрә дә, бик күп татарлар хәзер гарәп графикасын үзләштереп, гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар, көндәлекләр һәм ата-бабаларының хатлары белән танышырга омтыла.

Мөхлисә ханым дәресләрне бик тыныч шартларда, әңгәмә формасында үткәрергә ярата.

1000 елга якын татарлар кулланган гарәп графикасын үзләштерүне бик күпләр хаклы рәвештә татар мәдәниятен тергезүнең мөһим бер элементы дип саный. Чөнки татар мәдәнияте гарәп дөньясы белән тыгыз элемтәдә тора. Татар мәдәнияте шулай ук Ислам диненең әдәп-әхлак кыйммәтләренә нигезләнә. Шуңа күрә дә, гарәп графикасын өйрәнүне төрки-татар һәм мөселман мәдәниятләренең табигый бердәмлеген саклап торучы дөрес юл дип санарга мөмкин.