Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омскида татар мәдәнияте, сәнгате өлкәсендәге уңышлар өчен төбәк премиясе тапшырылачак
Проектның максаты татар халкының матди һәм рухи мәдәниятен саклау, популярлаштыру һәм трансляцияләү, яшь буынны татарларның фольклор, халык һәм рухи традицияләре белән таныштырудан гыйбарәт.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен төбәк премиясе белән татар мәдәниятен, традицияләрен һәм йолаларын, туган телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премия «Иң яхшы татар иҗат коллективы»; «Иң яхшы җитәкче»; «Татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеш керткән өчен»; «Иң яхшы проект» кебек номинацияләрне үз эченә ала. Махсус номинация жюри әгъзалары тарафыннан билгеләнә.
2021 елның 11 декабрендә тантаналы шартларда чарага нәтиҗәләр ясалачак һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак.
Этномәдәни чараларны оештыручылар арасында Омск өлкәсенең «Аю» Татар яшьләре берлеге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, заманча һәм традицион мәдәният үзәге, Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе бар. Проект Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән Омск өлкәсе Хөкүмәте хуплаган грант акчаларына гамәлгә ашырыла.
Шунысын да искәртик, 2021 елның 9-11 декабрендә «Үткәннәрдән киләчәккә таба» белем бирү-мәдәни марафоны» проекты кысаларында түбәндәге этномәдәни чаралар узачак: «Ак калфак туе»; «Татар кызы-2021» төбәк бәйгесе финалы; кул эше белән шөгыльләнүчеләр конкурсы; татар мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге казанышлар өчен премия.
Проектның максаты татар халкының матди һәм рухи мәдәниятен саклау, популярлаштыру һәм трансляцияләү, яшь буынны татарларның фольклор, халык һәм рухи традицияләре белән таныштырудан гыйбарәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз