Мәскәүдә татар яшьләрен «Чикләвек» интеллектуаль уенында катнашырга чакыралар

Уен барышында катнашучылар татар гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм теле турындагы сорауларга җавап бирә.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). «Чикләвек» уены – команда интеллектуаль уены ул. Аның барышында катнашучылар татар гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте һәм теле турындагы сорауларга җавап бирә, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Чикләвек» интеллектуаль уены 2019 елдан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советы тарафыннан уздырыла һәм һәр уенда күп итеп катнашучылар җыя. Уен яшьләрне берләштерә һәм тарихи китаплар укырга, татар халкының мәдәниятен һәм телен өйрәнергә этәрә.

Киләсе уен 2021 елның 28 ноябренә планлаштырылган һәм ул ике форматта – ОНЛАЙН һәм ОФЛАЙН узачак. Уенда җиңүчеләр милли татар компонентлы товарларга сертификатлар алачак. Приз фонды - 132 000 сум!

Программада:

16: 00-17: 00 - катнашучылар җыю, нетворкинг;

17: 00-19: 30 - «Чикләвек» интеллектуаль уены;

19: 30-20: 00 - Уеннарда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

«Чикләвек» интеллектуаль уены Мәскәү шәһәре инновацияләр агентлыгының «Старт Хаб» мәйданчыгы территориясендә Кызыл Октябрьдә түбәндәге адрес буенча узачак: Мәскәү, Берсеневская яр буе, 6 йорт, стр.3, 4 кат.

Күбрәк мәгълүмат чара битендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://www.tatyashlare.ru/chiklavek6.