news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза татарлары «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясенә әзерләнә

Халыкара фәнни-гамәли конференция 2021 елда Э.Р.Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан узачак.

Пенза татарлары «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясенә әзерләнә
http://tatar-congress.org/

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Пенза шәһәрендә «Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре» конференциясе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

24 ноябрьдә «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасында « Э.Р.Тенишевның тууына 100 ел тулу уңаеннан: Тарихи мирас контекстында мәдәният телләре » халыкара фәнни-гамәли конференциясенә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш оешма рәисе Җиһанша Туктаров рәислегендә барды. Оештыру комитеты утырышында Пенза өлкәсе башкарма хакимияте органнары вәкилләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Комитетта Э.Р.Тенишевның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү проекты тәкъдим ителде; утырыш барышында чаралар үткәрү проекты буенча актив фикер алышу булды, аңа төзәтүләр һәм өстәмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әйтелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot