Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар кызы" бәйгесен оештыручылар конкурсантларның әби-бабаларына рәхмәт җиткерде
Бәйгедә катнашучыларга бәя бирүдә төп критерийлар булып, аларның туган телне, гореф-гадәтләрне белүләре тора.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Уфада узган "Татар кызы - 2017" бәйгесенең финал ярышлары алдыннан журналистлар белән аралашканда да, соңыннан сәхнәдән тамашачыларга сүз әйткәндә дә бәйгене оештыручылар конкурсантларның әби-бабаларына рәхмәт җиткерде. Алар фикеренчә, татар кызларын бәйгедә катнашырлык дәрәҗәдә тәрбияләү – өлкән буын казанышы.
“Иң зур рәхмәтебез – кызларыбызның әти-әниләренә, әби-бабайларына, чөнки алар балаларын гореф-гадәтләр, тырышлык, гаиләне сөю мөнәсәбәтләрендә үстерә", – диде Татарстан РеспубликасыПремьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Шушы ук фикерне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та кабатлады.
"Татар кызы" бәйгесе дирекциясе җитәкчесе, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова белдергәнчә, бәйгенең төп максатларының берсе – буыннар чылбырын ныгыту. "Шушы максатыбызга ирешүебезне күрәбез, буыннан арасында элемтә чыннан да бар, – диде ул. – Бәйгедә катнашучы күп кызлар гореф-гадәтләргә әбиләреннән өйрәнгәннәрен әйтә".
Васил Шәйхразиев шулай ук төбәкләрдә кызларга белем биргән татар укытучыларына да рәхмәтен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, кичә бәйгенең финал этабында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан килгән 12 кыз көч сынашты. Аларны бәяләүдә төп критерийлар булып, аларның туган телне, гореф-гадәтләрне белүләре тора, дип аңлатты оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз