news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта күренекле татарлар истәлегенә Дан аллеясы ясыйлар

Дан аллеясы Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Х.А. Бигичев, А. А. Касьянов, Р. В. Ваһапов кебек күренекле шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү өчен ясала.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясе «Түбән Новгород өлкәсенең күренекле татарларына Дан аллеясы» проекты башлануы турында хәбәр итә. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында язылган.

Дан аллеясы Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Х. А. Бигичев, А. А. Касьянов, Р. В. Ваһапов кебек күренекле кешеләре истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән. Әлеге аллеяда эшлеклеләрнең исемнәре язылган истәлекле такталар куелачак, шулай ук проект буенча кече архитектура формалары элементлары — эскәмияләр һәм урналар урнаштыру каралган.

Аллея Чкаловск метросы станциясенә керү юлыннан башлап 1 май паркына кадәрге мәйданда планлаштырылган.

«Әлеге проект Түбән Новгород шәһәренең Канавин районында мәдәни мирасны саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен кирәк. Шулай ук 1 май паркы янындагы территориянең бер өлешен төзекләндерү күздә тотыла. Дан аллеясы ачылгач, Түбән Новгород халкын якынайту өчен мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү мөмкинлеге булачак. Хәзерге вакытта шәһәр администрациясе белән килешү процессы бара», диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100