news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Закиров Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

Аның беренче урынбасары булып эшләгән Данис Шакиров бүгеннән Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күчә.

Ринат Закиров Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан китте

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Ринат Закиров вазифасыннан китте. Моңарчы беренче урынбасар булып эшләгән Данис Шакиров бүгеннән Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына күчә. Бу мәгълүматны конгрессның матбугат хезмәте раслады. Рәсми мәгълүмат конгресс сайтында урын алган.

Ринат Закировның Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан китүе һәм Данис Шакировның билгеләнүе турындагы хәбәрне конгресс коллективына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткергән.

«Ринат Зиннур улы Закиров Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче булып калачак. Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде», — дип белдерде Милли Шура рәисе, диелә конгресс хәбәрендә.

Ринат Закиров 2002 елдан бирле Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде. Данис Шакиров 2015 елдан ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100