news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновск өлкәсендә киләсе елда узачак Федераль сабан туена әзерлек башланды

Очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнүне әдәби, театраль-музыкаль һәм милли юнәлешләр буенча алып бару турында килештеләр.

Ульяновск өлкәсендә киләсе елда узачак Федераль сабан туена әзерлек башланды
«Өмет»

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Халык мәдәнияте үзәгендә 2022 елның июнендә узачак Федераль Сабантуй бәйрәменә әзерләнү мәсьәләсе буенча беренче эшче киңәшмә узды.

Киңәшмәдә өлкә сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Димитровград шәһәренең мәдәният идарәсе, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда милли бәйрәмгә әзерләнүне әдәби, театраль-музыкаль һәм милли юнәлешләр буенча алып бару турында килештеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot