news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Иске Татар бистәсе буенча экскурсиягә алдан язылу башланды

Сәгать ярым эчендә катнашучылар «Иске шәһәр»нең истәлекле урыннарында булачак, экскурсия бушлай уздырыла.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Казанда Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә җәяүле экскурсиягә алдан язылу башланды. Чараны августның икенче яртысында уздыру планлаштырыла.

Сәгать ярым эчендә катнашучылар «Иске шәһәр»нең истәлекле объектларында булачак: Казан ГЭСы булган урыннан Мәрҗани урамында, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан Каюм Насыйри урамы буенча узачаклар.

Гид казанлыларны һәм шәһәр кунакларын мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗалары биографиясе белән таныштырачак, шулай ук аларның тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләячәк.

Проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» оешмасы катнашында тормышка ашырыла. Экскурсияләр айга бер тапкыр, 20 кешегә кадәр төркемнәр белән бушлай уздырыла. Шәһәр кунакларына һәм казанлыларга алдан +7(904)714-32-51 телефоны буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100