news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Руслан Айсин: Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе олы сәясәтче булуына дәлил

Телне, мәдәниятне, динне саклау, дәүләтчелек проблемасы татар кешесе өчен актуаль дип саный сәясәт белгече.

Руслан Айсин: Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе олы сәясәтче булуына дәлил
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе аның олы сәясәтче булуын күрсәтә. Бу фикерне ул Татарстан Президентының милләт язмышына багышланган мәкаләсен укыгач «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Рөстәм Миңнехановның программа мәкаләсе, тулаем, татар халкының проблемаларын барлый һәм ачыклый. Ул Татарстанның һәм татар халкының дөньядагы ролен, әһәмиятен чагылдыра», — диде Руслан Айсин.

«Татар халкының стратегиясе турында күп кенә сүзләр әйтелдә. Минемчә, бу бик мөһим тезисларның берсе. Ике ел элек тә Рөстәм Миңнеханов татар халкына мөрәҗәгать итеп, бу документны бергәләп әзерләргә чакырды», — дип искәртте сәясәт белгече.

«Әлбәттә, бу мәкалә алдагы сайлаулар белән бәйле. Шул ук вакытта, ул аерым вакыйгага беркетелмәгән, чөнки бу проблемалар татар өчен йөз ел элек тә, йөз елдан соң да актуаль булачак. Телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклау, дәүләтчелек проблемасы — алар барысы да татар кешесе өчен мөһим», — дип фикерен белдерде Руслан Айсин.

news_right_1
news_right_2
news_bot