news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар

Чараны һәр пәнҗешәмбе үткәрү ниятләнә.

Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәктәге татарлар өчен аралашу клубы оештырды.

«Кичә беренче очрашу булды. Рәхәтләнеп бергәләп җыелып бер сәгать дәвамында татарча аралашып утырдык. Җәй темасына кагыла торган сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәләрен, дөрес кулланылышын карадык. Бик кызык булды», — диде Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мондый очрашулар һәр пәнҗешәмбе саен 18 сәгатьтә Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча узачак. Һәр теләгән кешене көтеп калабыз», — диде Марс Ибраһимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100