news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә яшь парлар туй көнендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеена бара

Яңа өйләнешүчеләр язылышканнан соң музейга килү гадәтен башлап җибәргән.

Самара өлкәсендә яшь парлар туй көнендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеена бара
http://samtatnews.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 18 июнь көнне Самара өлкәсендәге Байтуган авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килде. Әдилә һәм Рамил Зариповлар үзләренең никахларын теркәде. Яңа традиция буенча, өйләнешүчеләр «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей-йортта булды.

Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, алар — быел музейга килгән дүртенче пар. Беренче булып Гөлия һәм Филат Мингалиевлар, аннары Юлия һәм Илфат Бәдретдиновлар, Алия һәм Алмаз Зыяковлар булган иде.

Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен, әбиләренең бирнәләрен карады, «Әлифба» авторының хезмәтләре белән танышты. Музей хезмәткәрләре, үз чиратларында, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде, диелгән хәбәрдә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot