Раил Әсәдуллинга Башкортстанның иң югары бүләге тапшырылды

Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин чираттагы югары бүләккә лаек булды
(Уфа, 25 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин чираттагы югары бүләккә лаек булды.
Башкортстанның Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде ул.
Раил Мирвәй улы Әсәдуллин дүрт ел инде Башкортстан дәүләт педагогия университетында ректор йөген тарта. Аңа кадәр берничә ел проректор вазыйфаларын башкарган иде ул.
Раил Әсәдуллин Башкортстанның Чишмә районы Чишмә авылында туып үскән татар егете. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Башкортстан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм аны «Биология белән химия» белгечлеге буенча уңышлы тәмамлап чыга. Аннан соң Р. Әсәдуллинның тормышы һәм хезмәт юлы шушы югары уку йорты белән бәйле булды. Яшь белгеч башта кандидатлык, аннан докторлык диссертацияләре яклый. Ул – 60 тан артык гыйльми хезмәт һәм 9 монография авторы. Раил әфәнде «Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре» һәм «Югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәр» исемнәренә лаек булган киң билгеле профессор.
Соңгы елларда ректорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын оста башкарган милләттәшебезнең бар коллектив тарафыннан ректор итеп сайлануы табигый хәл булды. Укыту эшендәге югары күрсәткечләрен исәпкә алып, алты ел элек институтның дәрәҗәсе университет итеп үзгәртелде. Монда Р. Әсәдуллинның да өлеше зур.