news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсе вәкиле «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесенең финалында катнаша

Фестивальдә Түбән Серга муниципаль районының Васькино авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Дарина Динеева да чыгыш ясаячак.

Свердловск өлкәсе вәкиле «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесенең финалында катнаша
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). XI «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесенең йомгаклау чарасында Түбән Серга муниципаль районының Васькино авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Дарина Динеева да катнаша. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2021 елның 1 июнендә – Халыкара балаларны яклау көнендә I «УенФест» Татарстан халыкларының традицион уеннары республика фестивален үткәрә.

«Дарина Динеевага фестивальдә уңышлар теләп калабыз!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100