news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Илгиз Колючев истәлегенә концертка чакыра

«Кеше китә, эзе кала» дип аталган музыкаль кичә «Акчарлак» мәдәният йортында оештырыла.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 6 июнь көнне Самараның «Акчарлак» мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә концерт була. Әлеге чара Самара татарларының «Туган тел» җәмгыяте оешмасының элеккеге җитәкчесе Илгиз Колючев истәлегенә багышлана.

Милләттәшләрне «Кеше китә, эзе кала» дип аталган музыкаль кичәгә чакырабыз, диелгән Самара татарлары сайтында урнаштырылган хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot