news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскның «Ак калфак» җитәкчесе: Курчакларга киемнәр тегә башларга уйлыйбыз

«Вак, четерекле эш булгач, әле һич шул эшкә алынганым булмады. Хәзер үзебезнең тегү остасы бар, ул да, курчаклар киендерербез, диде», — дип сөйләде Фәгыйлә Чумарова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Омскның «Ак калфак» җитәкчесе: Курчакларга киемнәр тегә башларга уйлыйбыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Омск өлкәсенең «Ак калфак» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәгыйлә Чумарова курчакларга милли киемнәр тегү нияте булганын әйтте.

«Идеяләр туып кына тора. Без әле бер дә курчакларга милли киемнәр кидерү эшен эшләп карамаганбыз икән. Үзем бик курчак киендереп карарга кызыгам. Вак, четерекле эш булгач, әле һич шул эшкә алынганым булмады. Хәзер үзебезнең тегү остасы бар, ул да, курчаклар киендерербез, диде», — дип сөйләде Фәгыйлә Чумарова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул, шулай ук, изүләр, калфаклар, киемнәр тегү белән шөгыльләнгәннәрен, аеруча себер татарлары киемнәрен тегүгә басым ясауларын әйтте.

Татар милләтен, телен саклап калу өчен, эштә дә, гаиләдә дә татарча сөйләшүләрен билгеләп үтте.

Болгария вәкиле, Халыкара гуманитар академия академигы, филология фәннәре докторы, профессор Альбина Вәлиева студентларына, аспирантларына татарларның, төрки халыкларның культурасын пропагандалавын әйтте. «Татар халкының традицияләрен чит ил студентларына күрсәтергә тырышачакбыз», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100