Тукай музее мөдире: Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр»е июнь аенда кириллицада чыгачак

Гүзәл Төхвәтова Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр» җыентыгы турында сөйләде.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Төхвәтова Г. Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр» әдәбият галимнәренә, Тукай иҗатын белгәннәргә таныш икәнен әйтеп узды. Җыентык 1914 елда нәшер ителгән. Анда Тукай үзе сайлап алган, халкына калдырырга теләгән әсәрләр тупланган.

«Тукай үзе вафат булганнан соң да, бу җыентык өстендәге эш туктап калмый. Андагы беренче фәнни мәкалә Җамал Вәлиди тарафыннан языла. Бу җыентыкта Тукайның автографлары да тәкъдим ителә. Шулай ук Тукай үзенең шигырьләрендә рус теле сүзләрен дә куллана. Аларны ул кириллицада бирә, гарәп хәрефенә күчерми», — диде ул.

Музей мөдире җыентыкка Тукайның фотолары да кертелгәнен искәртә. «Җыентык басылып чыккач, сатыла башлый. Акчасы, кәгазьнең сыйфаты төрле булуга карап, үзгәртелеп төрле бәядә тәкъдим ителә. Бу китап 1914-1918 елларда нәшер ителә, 1933 елда Токиода гарәп хәрефләре белән чыга», —ди Гүзәл Төхвәтова.

«Кызганычка каршы, кириллицада нәшер ителми. Менә быел безгә, Аллага шөкер, әлеге китапны бүгенге көндәге академик басмалар белән чагыштырып, гарәп графикасыннан кириллицага күчереп тупларга насыйп булды. Ул китап Татарстан китап нәшриятында музейның юбилеена июнь аена басылып чыгачак», — диде ул.

Шулай ук Гүзәл ханым Тукайның үз әсәрләрен бик күп тапкырлар үзгәрткәнен кисәтеп узды. «Бу җыентыкны карагач, шигырьләрне чагыштыргач, Тукай үз әсәрләре өстендә эшләгәнен дәвам иткәнен күрәбез, аерым бер шигырьләрендә кайбер куплетлары төшеп калган. Мәсәлән, „Көз“ шигырен ул тураклап, алдан артка әйләндереп бетергән», — ди Гүзәл Төхвәтова.