news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза татарлары тәмле челлендж башлап җибәрде

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни җәмгыяте үз-үзеңне изоляцияләү чорында «Россия халыкларының милли ашлары һәм милли ризыклары» пешерү буенча чара башлады.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни җәмгыяте үз-үзеңне изоляцияләү чорында «Россия халыкларының милли ашлары һәм милли ризыклары» челленджын башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Челленджда катнашырга чакыруны Пенза шәһәре Думасы депутаты Җиһанша Туктаров Facebook социаль челтәрендә урнаштырган. Татар җәмәгатьчелеге лидеры социаль челтәрләрдә төрле халыкларның милли кухняларыннан фото, видео һәм ризык рецептлары белән уртаклашырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot