news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Исем - гомер юлдашы» дигән кичә узды

Чараның максаты - гаилә кыйммәтләренә игътибарны көчәйтү, тәрбияле бәхетле бала үстерү, тел һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу.

Башкортстанда «Исем - гомер юлдашы» дигән кичә узды
tatar-congress.org

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Башкортстанның Салават шәһәрендә татар хатын-кызлар оешмасы «Ак калфак»ның Салават шәһәре бүлекчәсе тырышлыгында «Исем-гомер юлдашы» дип аталган чара үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Бу чараның максаты - гаилә кыйммәтләренә игътибарны көчәйтү, тәрбияле бәхетле бала үстерү, тел һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу.

Мондый чара Башкортостанда беренче тапкыр гына үткәрелми, быелгысы аеруча игътибарга лаек, чөнки Башкортостанның 100 еллыгына багышланып үткәрелде. Бу чараны оештыруда Башкортостан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлар берләшмәсенең Салават булеге җитәкчесе Ф.Ә.Тибеева һәм «Әннәби» мәчете мөфтие Р.Р.Насыров бик зур көч салдылар.

Шулай ук бәйрәмгә төрле өлкәләрдән кунаклар җыелды. Алар арасында Уфа шәһәреннән Башкортостан Республикасының «Ак калфак» татар хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм Башкорт Дәүләт университеты вәкиле Игорь Серов катнаштылар.

Мөселман йоласы буенча сәхнәдә балага исем кушу күрсәтелде. Башкортостан Республикасының Салават шәһәрендә танылган шагыйрьләргә мактау хатлары тапшырылды. Кичә җыр-бию белән тәмамланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot