news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Чардаклы районында үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр

Алар алтый туйларын билгеләп үткән.

Ульяновскиның Чардаклы районында үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр
http://emetul73.ru.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Чардаклы районында үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров Алтын туйларын каршылаган ике парны — Үрән авылында яшәүче Тәлгать белән Наилә Нурулловларны һәм Таһир белән Сәлимә Кәримовларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тәлгать белән Наилә Нурулловлар менә 30 елдан артык Үрән авылында гомер кичерә. Тәлгать Галиәскәр улы озак вакыт шофер булып эшләгән, хәзер мулла (дүртенче буында) вазифасын башкара. Ул үрнәк гаилә башлыгы, теләсә нинди эшкә җаваплылык хисе белән карый, хезмәтне ярата, телеңне йотарлык тәмле пылау пешерә. Наилә Тәлгать кызы — һөнәре буенча укытучы-филолог, мәгариф отличнигы, федераль хезмәт ветераны, аш-су остасы да әле.

Таһир белән Сәлимә Кәримовлар гомере буе Үрәндә яши. Гаилә башлыгы озак еллар машина йөртүче булып эшләгән. Ул балык тоту белән мавыга. Алтын куллы оста — җитмеш төрле һөнәр иясе. Ә Сәлимә апа башта Володарский исемендәге заводта тир түккән, аннары «Енганаевский» совхозында яшелчәләр үстергән. Ул — Хезмәт ветераны, уңган хуҗабикә, бәлеш пешерә һәм искиткеч тәмле тулма ясый.

Алтын юбилярларны районның ЗАГС бүлеге башлыгы Светлана Наумова сәламләде. Ул өлкәнең ЗАГС агентлыгы җитәкчесе Жанна Назарова исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Ә Чардаклы шәһәр җирлеге депутатлар Советы депутаты Луиза Хасанова милләттәшләребезнең тормыш юлына соклануын белдерде һәм бәхетле озын гомер, шатлык-сөенечле көннәр теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100