news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара

Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә — тәмамланачак.

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара
https://tatar-congress.org/

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары фестивале бара.

Алтынчы тапкыр узучы фестивальдә 11 театр коллективы катнаша. Сембер төбәгендә эшләүче театрлар белән бергә Чувашстаннан, Татарстаннан килгән театрлар да чыгыш ясый, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Фестиваль 27 мартта — Халыкара театр көнендә — тәмамланачак. Чарада Ульяновск өлкәсенең мәдәният министры Евгения Сидорованың катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot