news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар сәхнәсендә юмор остасы булырга теләүчеләргә кастинг игълан ителде

«Мин юморист» шоу проектында җиңүчегә 30 мең сум бирәчәкләр.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Юмор остасы булырга теләүчеләр өчен «Мин юморист» шоу проектының 3 сезоны игълан ителде.

«Җиңүче 30 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Финалга чыгучылар киләчәктә яңа проектларда катнашачак», — ди «Мин юморист» проектын оештыручыларның берсе Рөстәм Хәбибуллин.

Жюри составында Татарстанның халык артистлары Гамил Әсхәдулла, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева, Әбри Хәбриев һәм башкалар булачак.

Кастингта катнашу өчен «Мин юморист» проектының инстаграмдагы сәхифәсе аша мөрәҗәгать итәргә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100