news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды

Милли мәдәният сарае коллективына 30 мең сумлык премия тапшырылды.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»).Татар мәдәниятенең онлайн-фестивале Түбән Тагил башлыгы премиясенә лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел шәһәр башлыгы премиясенә Милли мәдәният сараеның ике проекты дәгъва итте. Аларның берсе - «Эстет» мода театрының «Сарай каникуллары» һәм икенчесе - «Ялкын» үзешчән сәнгать коллективы оештырган «Дуслар» татар мәдәнияте онлайн-фестивале.

Проектлар онлайн-форматта оештырылды.

Тантанада шәһәр мэры Владислав Пинаев Милли мәдәният сарае коллективына 30 мең сумлык премия тапшырды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100