news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла: Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк

«Мәктәп программасында Габдулла Тукай, Муса Җәлилне өйрәнү генә җитми. Бүгенге көн язучыларының әсәрләрен дә укырга кирәк», — ди Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ркаил Зәйдулла: Мәктәпләрдә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә өйрәтергә кирәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләрендә хәзерге заман шагыйрьләренең әсәрләрен дә укытырга кирәк, дип саный Татарстанның халык язучысы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларыннан яраткан шагыйрьләрен сорагач, шул ук Габдулла Тукай, Муса Җәлилне әйтәләр. Әлбәттә, аларны белергә кирәк. Ләкин аларны гына өйрәнү әдәбиятыбызны кысу дигән сүз. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов һ.б. — татарның горурлыгы. Мәктәпләрдә шушы шәхесләргә һәм хәзерге заман шагыйрьләренә дә мөрәҗәгать итсеннәр иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, шагыйрь булырга теләгән кеше татар гына түгел, ә чит ил әдәбиятын да белергә тиеш.

«Аллаһы Тәгаләдән кешегә сәләт бирелмәсә, укытып кына шагыйрь ясап булмый. Хезмәт тә кирәк. Күп укуны да күз уңында тотам. Үзеңнән алдан килгән шагыйрьләрнең иҗатын белмәсәң, яңа сүз әйтә алмыйсың. Татар әдәбиятын гына түгел, дөнья әдәбиятын да белергә кирәк. Кайчан да булса әйтелгән фикерне дә хәзерге заманга яраклаштырып, үзеңнең күңелең аша үткәреп җиткерергә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100