news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе ачылды

Яңа радиостанция ачылу ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

«Татарстан авазы» интернет-радиостанциясе ачылды
Рамиль Гали

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе «Татарстан авазы» интернет радиостанциясен тәкъдим итте.

«Ел башында ТАССРның 100 еллыгына багышланган интернет-радиостанция эшен башлап җибәрде. Башта радио безнең сайтта гына эшләде. Аннары радионың кушымтасын ясадык. Алтын фондтагы җырларны көн дәвамында, рус һәм Идел буе халыклары телләрендәге җырларны 21:00–00:00 сәгатьләрдә тыңлап була», — ди «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов татар радиосында әле күп кенә форматлар җитмәвен әйтте. «Безнең радиоэфирда күп кенә форматлар җитми, тагын 10 радио ачсак та җитми әле. Безгә әле яшьләр өчен радио, хитлар радиосы, төрле темага сөйләшүләр булган радио кирәк. Радио өлкәсендә эшләребез күп», — ди ул.

«Тыңлаучылар тарафыннан халык җырларына сорау зур иде. Без мөмкинлек булдырдык. Ихтыяҗ артыр дип уйлыйм, чөнки классик музыка, мәдәни мохит җитмәү сизелә. Олы кешеләр бигрәк тә яратып тыңлар дип уйлыйм. Карантин сәбәпле вакыт күп булу — алтын фондны тыңлау өчен өстәмә мөмкинлек», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстан Дәүләт радиосы журналисты Раил Садретдинов фикеренчә, радио аша тарихны өйрәнеп була. «Җыр ул — чорның символы, безнең радио аша да Татарстан тарихын өйрәнеп була, чөнки безнең радиодан билгеле вакыйгаларга багышланган җырларны да тыңлап була», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100